Танылган җырчы Юрий Шевчук Финляндиянең бер басмасына биргән әңгәмәсендә Русиядәге сәяси хәлгә тукталган.
Аның фикеренчә, Хөкүмәт башка илләрнең түгел, ә үз халкының кредитларын гафу итсен иде.
Ул Финляндиядәге тормыш сыйфатын югары бәяләгән һәм Русиядә бу уңайдан күп нәрсәләр эшләргә кирәклеген әйткән.
— Сез яхшы илдә яшисез. Сезнең өчен барысы да эшләнә, — дигән ул. — Русия исә Төньяк Кореяга, Венесуэлага, Кубага һәм башкаларга бурычларын гафу итә. Ә без үзебезнең халыкның миллион сумга кадәр булган кредитын гафу итәргә тәкъдим итәбез.
Мондый кредитлар “халыкны буа”, дип исәпли ул. Гражданнарны бу бурычлардан азат итү өчен 40 миллиард сум җитәр иде, ди Шевчук.