+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
12 ноябрь 2019, 07:25

Үлгәннән соң да яшисең киләме?

Америка профессоры Д. Белфорд җитмеш яше тулганда авырып китә һәм үләр алдыннан, киләчәктә аны терелтү һәм дәвалау өчен тәнен туңдыруны васыять итеп калдыра. Профессор 1967 елда вафат була һәм аны, чыннан да, махсус герметик аппарат эченә салып, туңдырып куялар.

Америка профессоры Д. Белфорд җитмеш яше тулганда авырып китә һәм үләр алдыннан, киләчәктә аны терелтү һәм дәвалау өчен тәнен туңдыруны васыять итеп калдыра. Профессор 1967 елда вафат була һәм аны, чыннан да, махсус герметик аппарат эченә салып, туңдырып куялар.
Асылда исә, ул кешене туңдыру технологияләре – “крионика”га нигез салучы булып тора. 1991 елда профессорның гәүдәсен икенче яңа “крио-камера”га күчерәләр. Моңа кадәр берничә тикшеренү үткәрәлеп, саклану вакыты дәвамында профессор тәненең торышы үзгәрмәве ачыклана.
Вакыт үтү белән “крионика” үсешә һәм хәзер мондый хезмәтләр тәкъдим итүче коммерция һәм коммерция карамагында булмаган компанияләр бихисап. Аларның күбесе АКШта урнашкан, шулай ук мондый фирмалар Кытайда, Канадада, хәтта Русиядә дә бар.

Бу - кыйммәтле процедура. Әйтик, Русиянең “КриоРус” компаниясе 36 мең доллар тәшкил итүче “туңдыру” хезмәте тәкъдим итә. “Арзанрак”ка төшкән тәкъдимнәр дә бар. Бу сумманың яртысы өчен бөтен тәнне түгел, ә баш миен генә саклап калырга мөмкин. Шулай ук, аларның сайтындагы хезмәтләр исемлегенә йорт хайваннарын һәм ДНКны туңдыру керә. Әлеге оешманың генеральный директоры сүзләренә караганда, Русиядә үлеменнән соң тирән туңдыруга дучар ителгән беренче ир-ат, АКШтагы кебек үк, галим булган. Аның исеме туганнары үтенече буенча ачылмый, тик аның исән чакта биофизика белән шөгыльләнүе мәгълүм.

Русиядә “туңдырылган” кешеләрнең гомум саны күптән түгел илледән артып киткән. Ә бөтен дөнья дүрт йөзгә якын кеше һәм ике йөз хайван мондый процедураны үткән.
Дөньяда бу технологиягә караш төрлечә. Берәүләр аны әхлакый яктан яраклы түгел дип саный, икенчеләре кешенең баш миен аны арытаба “терелтү” өчен саклап калу мөмкин түгел, дигән фикердә.
Читайте нас