Бакалы районының Иске Корыч авылында йорт хайванында котыру чире теркәлгән.
Бу чир бер йортта яшәүче песидә табылган. Котыру вирусы бик куркыныч, шуңа да “Россельхознадзор” хезмәткәрләре авыл территориясендә карантин игълан иткән.
Карантин кертелгән авылда мал һәм йорт хайваннарын сату, песи һәм этләр күргәзмәләре үткәрү, шулай ук, карантин территориясенә терлек алып керү һәм алып чыгу тыела.
Иске Корычта карантин күпмегә сузылыр, әлегә билгесез.