+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
15 ноябрь 2019, 07:45

129 мең доллар хуҗасы буласың киләме?

Алайса, роботта үз йөзеңне кулланырга рөхсәт ит.

Алайса, роботта үз йөзеңне кулланырга рөхсәт ит.
Агымдагы елның октябрендә "Geomiq" инжиниринг компаниясе үзенең фоторәсемен роботлар эшләгәндә файдалануга рөхсәт бирергә әзер кешеләрдән гаризалар кабул итә башлады. Моның өчен Британия компаниясе 100 мең фунт стерлинг түләргә әзер (129 мең доллар тирәсе).
Теләге булган һәр кеше үз кандидатурасын тәкъдим итә ала, әмма сайлап алу турын "Geomiq" җентекләп үткәрергә ниятли. Компания өлкән яшьтәге кешеләр өчен “виртуаль дус” булдырырга тели. Шуңа күрә алар файдаланачак кешенең йөзе мәрхәмәтле булырга һәм үзенә җәлеп итәргә тиеш.
Конкурста катнашу өчен компания сайтында фотосурәтең белән гариза калдырырга кирәк.
Җиңүченең йөзенең детальләштерелгән компьютер моделен эшләячәкләр, һәм шуның нигезендә җитештерүче робот битен формалаштырачак. Мондый роботларны серияле җитештерә башлау 2020 елга билгеләнгән.
Роботта үз битен куллану хокукын сатуга риза булган кеше төрле илләрдә мондый меңләгән җайланма чыгарылуга әзер булырга тиеш.
Twitter челтәрен кулланучылар "Geomiq" тәкъдимен тәнкыйтьләп чыга, чөнки җитештерүче реаль кеше йөзен файдаланырга тели. Алар фикеренчә, компаниягә булачак роботның йөзен үзләренә уйлап табу өчен бернәрсә дә комачауламый.
Читайте нас