+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
15 ноябрь 2019, 08:20

Бу табутта син зират “йолдызы” булачаксың!

Кроссовка яисә Pepsi банкасы төрендәге табутта җирләнәсегез киләме? Ул очракта Паа Джо дигән остага заказ бирегез.

Кроссовка яисә Pepsi банкасы төрендәге табутта җирләнәсегез киләме? Ул очракта Паа Джо дигән остага заказ бирегез.
Африканың Гана шәһәрендә туып үскән бу останың кызыклы мавыгуы бар — ул гадәти булмаган формадагы табутлар ясый. Мондый хоббины ул юкка гына сайламаган. Ганада кешеләрне үзләре исән чакта нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен чагылдыручы табутларда җирлиләр икән. Шуңа күрә, әйтик, фотографны фотокамера рәвешендәге табутта күмәргә мөмкиннәр.
Гадәти булмаган табутлар эшләү – гаилә бизнесы. Бу эшкә Паа Джо 16 яшеннән өйрәнә башлый. 1962 елдан башлап ул бихисап табут эшләгән. Аларның кайберләре Парижда - "Помпиду" үзәгендә, Лондонда - "V&A" үзәгендә һәм Нью-Йоркта Бруклин музеенда урнаштырылган.
Рәссам белдерүенчә, еш кына кешеләр балык, какао җимеше яисә Библия төрендәге табутларда ятарга тели. Бизнесменнар - “Мерседес” яисә “Порше” машиналары, ә журналистлар фотоаппарат төрендәге табутларны сайлый икән.
Табутларны ул йомшак агачлардан ясый. Киләчәктә Паа Джо сәнгать академиясе ачарга һәм башка кешеләрне креатив табутлар ясау сәнгатенә өйрәтергә планлаштыра.
Читайте нас