Санкт-Петербургта җиңел машина киртәгә килеп бәрелеп, Фонтанка елгасына килеп төшә. Салонда, водительдән тыш, 9 яшьлек бала һәм биш айлык сабый да була.
Алар бу вакыйганы үз күзләре белән күреп торган шаһитларның тиз реакциясе аркасында гына барысы да исән кала. Ике ир-егет, уйлап та тормыйча, суга ташлана. Алар балаларны һәм водительне суга баткан автомобильдән коткаралар. Өч кешенең гомерен саклап калулары өчен икесен дә бүләкләүгә тәкъдим итәчәкләр.
Хәзер Фонтанкада температура нибары 5 градус. Шуңа күрә коткаручылар да, бәлагә таручылар да дәваханәгә озатылган.
Соңрак автомобильне кран ярдәмендә судан күтәргәннәр.
Фото: ачык чыганаклардан.