+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 ноябрь 2019, 06:40

Административ реформа барышы тикшерелде

Хөкүмәт йортында Административ реформа үткәрү буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны беренче вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов алып барды.

Хөкүмәт йортында Административ реформа үткәрү буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны беренче вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов алып барды.
Чарада министрлык һәм ведомстволар, дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук, видеоконференцэлемтә режимында республика шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары катнашты.
Утырыш кысаларында дәүләт идарәсе өлкәсендәге мәсьәләләрнең киң даирәсе каралды, аларның актуальлеге федераль дәрәҗәдәге яңа таләпләргә, шул исәптән “Русия Федерациясенең санлы икътисады” гомумдәүләт программасы бурычлары, шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “сентябрь” указы белән бәйле.
Аерым алганда, республиканың дәүләт (муниципаль) хезмәтләр күрсәтүнең санлы нигезен булдыру буенча сынау проектында катнашуы тикшерелде.
Моңа бәйле электрон төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү механизмын үстерү һәм “Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасында гражданнарны теркәү буенча эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү һәм аның эшчәнлеген оптимальләштерү мәсьәләләре каралды.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас