Кызганычка каршы, аларны коткарып булмаган.
Алар Сибай шәһәрендәге елгага төшәргә уйлаган. Ләкин аның боз белән каплануын белмәгән, ахры.
Бер ир аларны канга баткан килеш тапкан. Ул шушы урыннан видеоязманы социаль челтәрләргә урнаштырган.
Халык аккошларны кызгана. Вакыйганы төрлечә фаразлыйлар. Әллә бер аккошның хәле бетеп килеп төшкән дә, икенчесе сөйгәне артыннан атылды микән? "Аккошлар тугрылыгы" дигән төшенчә дөрес бит ул.