Син дә бүген төшке ашсыз калдыңмы? Андыйлар син генә түгел...
Башкортстанда яшәүчеләрнең һәр унынчысы төшке ашсыз кала. Һәр егерменче кеше генә өенә төшке ашка кайта ала икән.
Табибларның сәламәтлекне үстерүгә салган тырышлыгы шул рәвешле юкка чыкмый микән, дигән уй туа. Эш сәгате күп урыннарда иртәнге 9да башлануын исәпкә алсак, кайберләр кичке 7-8гә генә өенә кайтып керә һәм кичен ашказанын тутырып куя. Шул рәвешле безнең ашказаны нәрсә беләндер шөгыльләнгәндә түгел, ә йоклаганда эшли булып чыга. Чыннан да, уйланырга урын бар...
Шул ук вакытта, эшләүчеләрнең 42 проценты аларны тукландыру мәсьәләсен җитәкчелек үз өстенә алырга тиеш, дип исәпли.