+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
21 Ноября 2019, 03:05

“Идел” – иң-иңнәр бәйгесе!

Быелгы халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы нинди яңа исемнәр ачты?

Быелгы халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы нинди яңа исемнәр ачты?


Һәрвакыттагыча, конкурста Башкортстан, Татарстан, Мәскәү һәм башка төбәкләрнең югары уку йортларындагы вокал бүлеге студентлары һәм аларны тәмамлаучылар катнашты.
“Идел” фестивале лауреаты исеменә дәгъва итүчеләр төрле номинацияләрдә көч сынашты: “Башкорт халык җыры”, “Татар халык җыры”, “Автор-башкаручы”, “Башкорт эстрада җыры”, “Татар эстрада җыры”, “Академик җыр”, “Балалар номинациясе” һәм башкалар.

Беренче көнне конкурс оештырылды, икенче көнне жюри әгъзалары һәм мәр­тәбәле кунаклар катнашлыгында гала-концерт үтте. Концерт программасында күре­некле сәхнә йолдызлары Идрис Газиев, Мөнир Якупов, Флүрә Килдиярова, Наилә Фатехова, Рәфис Сирусин, Зилия Бәхтиева һәм башкалар катнашты.

Төрле елларда бүген инде билгеле артистлар “Идел” лауреатлары булды: алар – Радик Юлъякшин, Ришат Төхвәтуллин, Зилия Бәхтиева, Лилиана Газизова, Айгиз Ханов һәм башкалар.

Оештыру комитетына конкурста катнашырга теләк белдереп, 74 заявка тапшырылган иде, аларның 42се сигез номинация буенча финалга үтте. Бәйгедә Уфа, Казан, Мәскәү, Октябрьский, Стәр­летамак, Ульяновск, Чистай, Аткар шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстанның Зианчура, Бөрҗән, Салават районнарыннан, Кытайдан һәм Кырым республикасыннан башкаручылар катнашты.

“Башкорт халык җыры” номинациясендә беренчелекне – Әлфия Морзабаева, “Татар халык җыры”нда – Линар Шәймөхәммәтов яулады, “Балалар номинациясендә” Инсаф Ганибаев җиңде. “Җәннәт” вокаль ансамбле иң яхшы коллектив буларак билгеләнде. Академик җыр башкару буенча – Сервер Кадыйров, “Башкорт эстрада җыры”нда – Ләйсән Каһирова, “Татар эстрада җыры”нда – Светлана Хәсәншина, “Автор-башкаручы” буларак Азамат Даутов иң яхшылар дип табылды.

Проект 2011 елдан башлап үткәрелә. Быел чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Русиянең Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән үтте. Проект елдан-ел популярлаша бара. Оештыручылар билге­ләвенчә, киләчәктә катнашучыларны республика районнарына чыгып сайларга, конкурс географиясен киңәйтергә исәп тоталар.

2020 ел “Идел” өчен юбилей елы булачак – ул 10 яшен билгеләячәк.
Читайте нас