Җырга-биюгә, тегүгә-чигүгә, бәйләмгә, аш-су әзерләргә оста, һәрчак мөлаем, орчык кебек җитез – бу сүзләр барысы да бүгенге мәкаләм героена туры килә. Дүртөйле районының Яңа Биектау авылында яшәүче Гүзәлия Хәмәдулла кызы Сафиуллина бар яклап та үрнәкле, соклангыч шәхес. Ул гомере буе диярлек мәдәният өлкәсендә хезмәт сала.
— Әниемнең тегү машинасы бар иде. Мин кичләрен аның янына утырып тегәргә өйрәндем, — ди Гүзәлия ханым. — Иң беренче күлмәгемне дә шул машинада тектем. Бу вакытта миңа әле 9-10 яшьләр генә булгандыр. Күлмәк әллә ни искитәрлек килеп чыкмаса да, мин аны тузганчы, бик яратып кидем. Хыялым үскәч тегүче булу иде. Ике ел укыгач, туган якларга кайтып, эшкә урнаштым. Бу 1978 ел иде. Дүртөйле көнкүреш хезмәтләндерү йортының Әңгәсәк авылындагы филиалында тегүче булып хезмәт юлымны башладым.
Гүзәлия Хәмәдулла кызы Яңа Биектау егете Рубис Гайфулла улы белән матур гаилә корып, баһадирдай өч малайга гомер бирә, аларны яхшы итеп тәрбияләп үстерәләр. 1987 елда Гүзәлия ханым мәдәният йорты мөдире вазыйфасына тәгаенләнә. Читтән торып Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт техникумын тәмамлый. “Сүнмәс йолдызлар” фольклор ансамблен оештыра. Бүген бу ансамбль Дүртөйле районында узган барлык мәдәни чараларның да диярлек чагу бизәге. Спектакльләргә әзерләнгәндә дә, төрле бәйрәмнәр оештырганда да, ул барлык сәхнә киемнәрен үз куллары белән тегә. Сәйләннәр белән бизәлгән, чигелгән калфаклар, түбәтәйләр, алъяпкычлар күз явын алып тора! Гүзәлия ханым теккән сәхнә киемнәрен районның башка мәдәният йорты хезмәткәрләре дә спектакльләр куйганда сорап тора.
Гүзәлия Хәмәдулла кызы тирә-якта танылган чәкчәк пешерүче дә. Туй, туган көн мәҗлесләренә бу татлы ризыкка аңа заказлар өзелми.
— Эшемне бик яратам, — ди ул. — Иң зур рәхмәтем ирем Рубиска. Ул һәрчак мине аңлады, барлык башлангычларымда ярдәм кулы сузды. Стәрлетамакка укырга киткән чакларымда өч балабызны карап, сыер савып, йорт-ихатабызны гөл итеп тотты. Әле дә ул минем иң зур терәк-таянычым. Яңа ел саен Кыш бабай ролен башкара, “Сүнмәс йолдызлар” белән каядыр концерт белән барабыз икән, ирем, әлбәттә, руль артына утыра.
Дүртөйле районы.