«ПэйЗакят» (PayZakat) платформасындагы терминалларны (сәдакомат) мәчетләр һәм сәүдә үзәкләрендә урнаштыру турында килешүгә Татарстан Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил Сәмигуллин белән «ПэйЗакят» җәмгыяте генеральный директоры Бәһнам Горбанзадә кул куйган.
Бу сәдака һәм зәкят бирүче мөселманнарга уңайлыклар тудыру өчен эшләнә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака. Зәкят сүзе чистарту дип тәрҗемә ителә. Зәкят – кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәт туплау белән бәйле хаталардан һәм ялгышлардан, ярамаган эшләрдән арындыра.