+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
28 ноябрь 2019, 13:00

Хатынын яктырткыч шнуры белән буган

Көнчеллек кенә түгел бу, җинаять кылу...

Көнчеллек кенә түгел бу, җинаять кылу...
Русиянең бер авылында көнчел ир хатынына йодрыклар белән ташланган. Тәүдә ул берничә тапкыр хатынның яңагына суга, ә соңыннан өстәлдәге яктырткыч шнуры белән буа. Хатын көч-хәл белән аның кулыннан ычкына.
Хатын кич эшендә тоткарланган булган. Көтмәгәндә ире аның кабинетына килеп керә һәм хатынга телефонын бирүен сорый. Ул хатынны кем беләндер язышуда гаепли. Хатын телефонын бирүдән баш тарта.
Иренең кулыннан ычкына алмаганын аңлагач, хатын аңа телефонны бирә. Ир шунда ук чыгып китә.
Ир үзенең гаебен таныган.
Читайте нас