Кем дисезме? Ышанмассыз, Татарстанның Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов!
Ул тукмач кисү буенча осталык дәресе күрсәткән. Актаныш районы аккаунтында моңа багышлап шигырь дә язганнар.
"Яшь кызлар да "ах" итәрләр
Күреп моны -
Җептән нечкә тукмач кисә
Безнең Энгель Нәвап улы!
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, замандашлар!"
"Булганнан бар була. Әфарин", - дигән комментарий калдырганнар.