+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 декабрь 2019, 07:55

Акча керәчәген билгеләүче юрамышлар

Төшегездә күбәләк күрдегезме - димәк, озакламый эш хакыгыз артачак.

Төшегездә күбәләк күрдегезме - димәк, озакламый эш хакыгыз артачак.

Акча керәчәген билгеләүче бик күп сынамышлар бар. Шуларның иң киң таралганнарын тәкъдим итәбез.
Сул уч кычыту - акчага. Никадәр нык кычый, шул кадәр күбрәк акча керәчәк. Керәчәк акчаны арттырасыгыз килсә - учны кашыгыз да, кулыгызны икенче як кесәгә тыгыгыз. Учларыгызны ачыгыз да, күзләрегезне йомып, бер пачка акча кесәгә салганынызны күз алдына китерегез.

8 саны очрау - бу билгене "югары көчләр" җибәргән, дип санала. Димәк, һәр башлагычыгызда уңышларга ирешәчәксез.

Өйгә үрмәкүч керсә - акчага. Аларны юкка чыгарырга ашыкмагыз. Үрмәкүч никадәр зур - шул кадәр күбрәк акча керәчәк.
Кәһвә ясалган чынаякта күбекләр күп булса, акча керәчәк дигән ышану да бар. Гомумән, элек-электән кәһвәне күрәзәлек итүдә кулланганнар. Бәлки чыннан да аның ниндидер көче бардыр.

Кызгылт-сары төстәге песи юлыгызны кисәргә йөгерәме? Туктап, уздырып җибәрегез. Ул сезнең эшегездә булачак уңышларыгыз турында кисәтергә чыккан. Ишек алдына килгән бу песине ашатыгыз, ул сезгә мең тапкыр яхшылык белән кайтыр.

Төштә тирес күрү дә акча керәчәген белдерә. Никадәр күп һәм никадәр нык аңа буялгансыз, шулкадәр күбрәк акчага.

Күбәләк төшкә керсә дә акча көтегез.
Читайте нас