Быел оешмаларның 40 процентында Яңа ел корпоративлары булмаячак.
Бу оешма җитәкчеләренең 47 проценты моның кирәген күрми, 39 проценты күңел ачу өчен бюджетка чыгымнар салынмавын белдерә. Тагы да 2 проценты бәйрәмне оештырырга өлгермәдек, дигән.
Сорау алу мәгълүматларына ярашлы, чараны үткәрергә җыенучыларның күпчелеге (85 процент) бәйрәмдә өстәлләргә алкоголь куячак. 77 проценты каядыр барып күңел ачачак, калганнар офисларда бәйрәм итәчәк.