+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
7 декабрь 2019, 13:55

Самолет мәтәлеп төшә язган

Очучыны җирдән лазер нуры белән сукырайтканнар дигән фараз бар.

Очучыны җирдән лазер нуры белән сукырайтканнар дигән фараз бар.

Иркутскида "Airbus A320" пассажир самолетын җиргә төшереп утырткан очучыларны көчле лазер нуры белән сукырайтканнар. Бу хәл 6 декабрьдә төнлә булган. "Новосибирск – Иркутск" рейсы бортында 160 пассажир булган. Бәхеткә, авиаһәлакәтне булдырмый кала алганнар.
Экипаж командиры диспетчерга шунда ук штаттан тыш хәл турында хәбәр иткән. Лазер нурлары очучыларның күзләренә эләкмәгән, гәрчә кабинадан "узсалар" да. Полиция бу хәлне тикшерү белән шөгыльләнә.

Хулиганнарны табу икеле, диелә. Аларның нинди лазер куллануы да әлегә билгеле түгел, чагыштырмача зарарсызмы, яки артык куәтленеме.

Әмма очучылар бер нәрсәгә инанган: мондый лазерлар алар өчен зур комачау булып тора. Әгәр лазер турыдан-туры күзгә эләгә икән, вакытлыча сукырлык яисә күз алмасы януы ихтимал. Беренче очракта проблема 2-3 минут дәвам итсә, икенчесендә очучы тулысынча эштән чыгарга мөмкин.

Сан-Францискодагы һәлакәттән соң (2013 ел) самолет аңа лазер нуры юнәлтелү нәтиҗәсендә мәтәлеп төшкән дип саналды. Соңрак бу версияне кире кактылар.
Читайте нас