Астрологлар үз киңәшләрен бирә.
Яңа ел төнендә күпләр теләк тели. Астрологлар хыял тормышка ашсын өчен үз киңәшләрен бирә.
Теләкне әйткәндә кире сүзләр кулланырга ярамый. Мәсәлән, "начар ел булмасын" дип түгел, ә "уңышлы ел булсын" дип әйтегез.
Булганы өчен рәхмәт әйтә белегез. Шул вакытта тормышыгыз тагын да яхшырыр.
Теләкне кәгазь битенә языгыз да, аны төреп, чыршы уенчыгы эченә салыгыз. Уенчыкны чыршының өске ягына элегез. Атна дәвамында шул уенчыкка карап, үзегезне теләк тормышка ашкандай хис итегез. Аннары уенчыкны күренми торган җиргә яшерегез. Язу эчендә калсын.
Дөресме-юкмы икәнен белер өчен сынап карагыз, дуслар.