+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 Декабря 2019, 13:55

Галиҗәнап “Китап”

Нәшриятның республика халыклары әдәбияты бүлеге 25 еллыгын билгеләде

Нәшриятның республика халыклары әдәбияты бүлеге 25 еллыгын билгеләде

Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында республикабыз халыклары әдәбияты бүлеге эшли башлауга – 25 ел. Бу уңайдан Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кече залында “Галиҗәнап “Китап” дип аталган бәйрәм үтте. Ул шулай ук республикабызның һәм нәшриятның 100 еллыгына багышланды. Бәйрәмне Уфа “Нур” театры, “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасы, бүлек хезмәткәрләре оештырды. Кичәнең проект һәм сценарий авторы – бүлекне булдыручы, үзе дә нәшрият тарихына багышланган китаплар авторы Динә Морзакаева.
“Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәү­ләтов үз чыгышында республика халыклары әдәбияты бүлеге эшчәнлегенә югары бәһа бирде.
Бүгенге көндә бүлекне Гөлшат Абдуллина җитәк­ли. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр җыентыклары аның кулы аша үтә. Гөлшат Мирсәгыйть кызы – соңгы еллардагы татар телендәге барча әдәби җыентык­лар­ны төзүче дә. Биредә шулай ук татар телендә уку кулланмалары, методик кулланмалар, сыйныфтан тыш уку китаплары нәшер ителә. Аларны басмага Башкорт­стан­ның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Башкортстан­ның мәгариф отличнигы Фирдинә Зиннәтуллина әзерли. Төрле елларда Эльза Султыева, Зилә Адыева, Гөлшат Мирсә­гыйть кызы һәм Гөлшат Фәгыйль кызы Абдуллиналар корректор вазыйфасын башкарды. Бүгенге көндә Лиана Мостафина мөхәррирләргә ярдәмләшә.
Бәйрәм кичәсе күтәренке рухта үтте. ХХ гасыр башларындагы әдәби ахшам кичәләрен хәтерлә­теп, “Нур” театры артистлары Гөлназ Мөхәммәдиева һәм Марат Хәсәнов Габдулла Тукай һәм Сәхиб­җамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны сынландырды. Ләйсән Кәшфи һәм Илдар Еникеев әзерләгән “Балкыш” тапшыруыннан өзек күрсәтелде. Русиянең атказанган, Та­тар­станның һәм Башкорт­стан­ның халык артисты Илһам Вәлиев, “Нур” театры артисты Руслан Хисаметдинов, “Сә­хибҗамал” төркемнәре (җитәк­че­ләре – Резида Сабитова һәм Фәүзия Гайзаман), Гүзәл Габидуллина, Артур Әхмәдишин, Рания Билалова, Резеда Шәрә­фетдинова, Резида Сабитова, Флера Шәри­пова, Уфа шәһәре 60нчы лицееның 7нче сыйныф укучысы Камилла Әмирха­нова башкаруында җырлар яңгырады. Казан кунагы – Татар­станның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов чыгыш ясады. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты Рияна Мотыйгуллина мари халык биюен башкарды.
Фойеда китап сәүдәсе оештырылган иде. Милли эшләнмәләр күргәзмәсен “Сәхибҗамал” оешма­сы­ның Дим бистәсе бүлекчәсе җитәкчесе Римма Әминева әзерләгән.
Башкортстандагы татар мәктәп­ләренә тел һәм уку кулланмалары авторлары – “Башкортостан укытыусыһы” журналының баш мөхәр­рире, язучы Салават Кәри­мов, журналның бүлек мөхәррире Тәнзилә Миң­не­әхмәтова, филология фәннәре кандидатлары Лотфулла Хәбибов һәм Фәнисә Гафурова бүлеккә рәхмәт сүзләрен җиткер­деләр.
Халисә Мөдәрисова, Земфира Муллагалиева, Халисә Мө­хәммәдиева, Фәүзия Гайзаман, Ризидә Мөхәммәтҗанова, Ләй­сән Якупова, быел гына табадан төшкән “Офык яктысы” дип аталган күмәк җыентык авторлары Рәсим Рәхмәтуллин, Фатыйх Сайфран, Руслан Сөләй­манов шигъри күчтәнәч­ләрен тәкъдим итте.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма шурасы рәисе урынбасары Марс Тукаев бүлеккә Конгресс исеменнән ноутбук бүләк итте, Фирдинә Зиннәтул­ли­нага – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален, Гөл­шат Абдуллинага Рәхмәт хатын тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин, “Ихлас” мәхәлләсе мәҗлес рәисе Мөхәммәт Галләм мәхәллә исе­меннән Динә Морзакаевага хаҗга юллама бүләк итүләрен хәбәр итте. Китапчыларны бәй­рәмнәре белән Башкортстан милли-мәдәни мөх­тәрияте рәисе урынбасары Альбина Хә­лиуллина, “Сәхибҗа­мал” оешмасы җитәкчесе Флүсә Назаргулова, “Ак калфак” ассо­циа­­циясенең Башкортстан бер­ләш­­мәсе рәисе Люция Вафина да тәбрикләде.
Кичәне Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев һәм “Шәрык” радиосы журналисты Зәлия Хисами алып барды.
Туган телебезнең тәмен, котын, бөтенлеген саклаучы милли Китап гомерле булсын!

Дилбәр БУЛАТОВА.
Читайте нас