Хатын-кызларның берникадәр өлеше ирләреннән күбрәк акча эшли.
Тикшеренүчеләр Русиядә ничә гаиләне хатын-кыз тәэмин итүен ачыклаган.
Нәтиҗәдә, бездә яшәүче гаиләләрнең 13 проценты матди яктан хатын-кызга гына бәйле булуы билгеләнгән.
Гаиләләрнең 31 процентында ир белән хатын бер чама хезмәт хакы алып эшли, ә 17 процентын ир генә тәэмин итә.
Шул ук вакытта 40 процентка якын гаиләләрдә ир-егет хатын-кызга караганда күбрәк акча эшли икән.