Дизайнер һәм мода эксперты Мила Марсель гардеробта кышын нинди кием булырга тиешлеген сөйләгән.
Пуховик. Классика яратучыга фигураны белдереп торган пальто-пуховик туры килә. Быелгы сезонда төсләр бераз “йомшаграк”: карадан һәм куе зәңгәрдән зәйтүн һәм аксыл төскә күчтек. Мондый пуховикны каеш белән кию дә дөрес. Бу аксессуар тагын да модалы һәм заманча образ тудырырга булыша.
Оверсайз, ягъни киң, үз размерыңнан зуррак күренә торган пуховик шулай ук актуаль. Ак, кызыл, лимон төсе, шулай ук «йолдызлы күк» төсе дә модада. Пуховикның бәрхеттән тегелгәнен һәм лаклысын кияргә була. Алар хәзер бик популяр.
Тун. Ясалма туннар, бигрәк тә ачык төстәгеләре актуальлеген югалтмый. Икенче вариант — ике яклы ясалма кайры туннар (дубленка), бер ягы тун, икенче ягы кайры тун булып чыга.
Леопард төсендәге баш киеме. Бу төс бөтен кешегә дә килешә, әмма аның дөрес формасын сайлый һәм кия белергә кирәк.
Мехлы кроссовкалар. Итеккә алмашка шулар килде.
Чалбарларны хәзер спорт белән классиканы берләштереп тегәләр. Классик модельгә лампас тегәләр. Билбауны шнурлы кулиска (бил өлешен җыеп китереп тегү) алыштырды. Трендта һаман да кыска балаклы чалбарлар.
Элек без чәчәкле шифон күлмәкләрне җәй көне генә кисәк, хәзер кыш та кия алабыз. Аларны калын колготки, “авыр” ботинка, свитер һәм жилет белән киеп була.
Свитерның алгы ягы кыска, арты озын. Аларны әле дә яратып кияләр. Бу модельны пуховикларга да кулланалар.