+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
12 декабрь 2019, 08:00

Уфа да юк, Казан да...

Русиянең яшәү өчен уңайлы һәм арзан шәһәрләре унлыгы төзелгән.

Русиянең яшәү өчен уңайлы һәм арзан шәһәрләре унлыгы төзелгән.
Яшәү өчен уңайлы һәм торак бәяләре арзан шәһәрләр рейтингында беренче урыннарда - Краснодар, Сургут, Петербург. Уфа һәм Казан уртача күрсәткечләргә ия булган.
Урбанистика институты Русиянең 100 иң зур шәһәрендә яшәү һәм эшләү шартларын өйрәнеп, аларның рейтингын төзегән. Шәһәрләргә баллар биргәндә, андагы экология чисталыгы, климат, шәһәрнең төзеклеге, ял итү өчен мөмкинлекләр һәм башка күрсәткечләр белән бергә, эш урыннары булу, хезмәт хакы, торак бәясе кебек шартлар да исәпкә алынган.

Уфа һәм Казан "яшәү өчен уңайлы" дип санарга мөмкин булган беренче 23 шәһәр арасына кергән. Шул ук вакытта алар яшәү бәясе чагыштырмача кыйммәт булмаган шәһәрләр исемлегенә керә алмаган.

Иң уңайлы һәм кыйммәт булмаган шәһәр дип Краснодар танылган. Икенче һәм өченче урыннарда Сургут белән Петербург. Мәскәү исемлектә 52нче урында, монда яшәү кыйммәт, ә хезмәт хаклары түбән, дигән нәтиҗә ясалган.

Тормыш итәргә иң уңайсыз шәһәр дип Уссурийскины атаганнар.
Читайте нас