+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 декабрь 2019, 11:20

Хоккей командасын агулаганнармы әллә?

Учалы шәһәренең «Горняк» хоккей клубы уенчылары көчле йогышлы авыру белән дәваханәгә эләккән.

Учалы шәһәренең «Горняк» хоккей клубы уенчылары көчле йогышлы авыру белән дәваханәгә эләккән.

Бу хакта клуб вәкилләре рәсми сайтта хәбәр итте.
Спортчылар югары хоккей лигасының регуляр чемпионаты кысаларында Ростов командасы белән уен үткәрергә тиеш иде, әмма аны күчерергә туры килгән.

"Команданың яртысы капельница астында ята" , - дип белдерәләр. Табиблар спортчыларның кискен йогышлы авыруын ачыклаган.

Агулануның сәбәпләре ачылмый. «Горняк» хоккей клубы вәкилләре фикеренчә, яшьләрнең ризыктан агулануы ихтимал.

"ВКонтакте" рәсми төркемендә клуб җанатарлары хоккейчыларның тизрәк савыгуын тели. Кайберәүләр, аларны махсус агулаганнар, дигән фикердә.
Читайте нас