Полиция лейтенанты Наил Исламов шул хатынның кулыннан баланы эләктереп калган.
Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кечкенә баласын кулына тотып, бишенче кат тәрәзәсеннән әйберләр ыргыткан хатын турында хәбәр полициягә шимбә иртәсендә килеп ирешә. Шушы урынга тиз арада ашыгыч хезмәтләр һәм участок инспекторы килеп җитә.
Полиция лейтенанты, 28 яшьлек Наил Исламов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, егылган очракта, баланы тотып калу өчен батут сузган арада, фатир тәрәзәсе астына йөгереп чыга. Чөнки хатын сабыйны "фәрештә ясар өчен" тәрәзәдән ташларга ниятли.