Елена Малышева апабыз шартлый бит инде хәзер!
Ул болай да яшен тизлегендә аэропортка килеп җиткән инде.
Герман Гандельман — Израиль гражданы. Аны Домодедово аэропортында паспорт контроле үткәндә тоткарлыйлар һәм эш визасы белән проблема килеп чыгуы турында белдерәләр.
Ул шундук Малышевага шалтырата. Анысы, тиз генә килеп җитеп, илгә кертүләрен таләп итә башлый. Тик юкка. Герман Шаевичка кире Израильгә китәргә туры килгән.
Герман Гандельман 2010 елдан “Жить здорово” тапшыруында катнаша. Быел октябрьдә Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның бу тапшыруны чыгаручыга субсидия рәвешендә 57 миллион сум акча бүлүе билгеле булды. Шулай итеп, тапшыруның бер минуты 33,6 мең сум торачак...