Тагын бер ханым миллиардерлар исәбенә керде.
Wildberries интернет-кибетенә нигез салучы Татьяна Бакальчук Американың Forbes журналы версиясе буенча 2019 елда иң танылган яңа миллиардерлар исемлегенә керде.
Лужковның хатыны Елена Батуринадан соң Русия хатын-кызлары арасында ул миллиардерлар исәбенә кергән икенче хатын-кыз булды. Бакальчукның байлыгы миллиард долларга җитә. Узган елда аның онлайн-ретейлер әйләнеше 72 процентка арткан һәм 118 миллиард сумнан артып киткән (1,9 миллиард доллар).
Forbes версиясе буенча иң яшь миллиардер булып Kylie Cosmetics косметика брендына нигез салучы Кайли Дженнер санала. Бу яшь ханымның компаниясе 1,2 миллиард долларга бәяләнә.