Ә тоташ республикага шундый дип танылырга нәрсә комачаулый?
2020 ел Башкортстанда иң аек ел булырга охшаган. Яңа ел каникулларында спиртлы эчемлекләрне кайбер чикләүләр белән сатачаклар. Билгеле булуынча, 3 гыйнварда аны бөтенләй сатмаячаклар, 4-6 гыйнварда – 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, гадәти режимда нибары 1-2 һәм 7-8 гыйнварда гына сатылачак.Халыкны айныту буенча тагын нинди чаралар күрелә һәм бу уңай нәтиҗәләр бирәчәкме?
Көрәш катгыйланачак
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров әле октябрьдә үк Яңа елны бик бай эчтәлекле итеп каршы алырга чакырды. Аның фикеренчә, каникуллар кәеф-сафа корып утыру түгел, ә матур хис-тойгылар, чаралар һәм яхшы танышулар белән истә калырга тиеш.
Республиканың Дәүләт җыелышы- Корылтай вице-спикеры Рөстәм Ишмөхәммәтов белдерүенчә, билгеле бер көннәрдә алкоголь сатуны чикләү һәм контрафактка каршы көрәш үз нәтиҗәләрен бирә. Шул рәвешле, легаль булмаган спирт җитештергән һәм саткан өчен 10 миллион сумлык штрафлар салынган, 7,5 миллион сумы түләтелгән дә инде. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белдерүләренчә, 2019 елның тугыз аенда, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, алкогольгә бәйле кешеләр саны икеләтә кимегән. Исереклеккә бәйле юл-транспорт һәлакәтләре, янгыннар, производствода гадәттән тыш хәлләр, исереп суга батулар саны азайган.
— Дәүләт җыелышы-Корылтай алкоголь сату кагыйдәләрен катгыйлатырга планлаштыра, чөнки кулланылучы спирт һәм аны кулланудан килгән зыян күләме тиешенчә кимеми, — дип белдерде Рөстәм Ишмөхәммәтов. — Икътисади үсеш министрлыгында, бу нокталарга керү юлы подъезд ягыннан һәм алар аша урнашкан очракта, күпфатирлы йортларда алкоголь сатуны тыю турындагы башлангыч карала. Аерым биналарда урнашкан кибет һәм җәмәгать туклануы йортларына бу кагылмаячак.
Сүз уңаеннан
Шушы елның тугыз аенда ЕГАИС системасында 384 хокук бозу очрагы теркәлгән, шул исәптән Соңгы кыңгырау көнендә – 66, Сабантуй көннәрендә – 14, сату тыелган вакытта — 3.
Шулай ук, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары ике лицензияле – ваклап сату һәм җәмәгать туклануы — кибетләрнең эшен чикләү башлангычын да карый, чөнки 22.00 сәгатьтән соң мондый биналар, законнарны урап узып, алкоголь сатуны дәвам итә. Депутатлар кибетләр эчендәге территорияләрне әйләндереп алырга, җәмәгать туклануы нокталарына аерым керү юллары ясарга тәкъдим итә.
Алга таба кичке 20.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр, шулай ук уку йортларына 150 метрдан якын урнашкан нокталарда (бүген – 25 метр) алкоголь сатуны тыю планлаштырыла. Парламентарийлар 21 яшьтән яшьрәк кешеләргә хәмер сатуны тыярга ниятли.
Кем күбрәк эчә?
“Аек Башкортстан” җәмәгать оешмасы лидерлары алай ук оптимистик рухта түгел. Төбәк Русиядә күп эчүчеләр исәбендә кала.
— Русиянең Генераль прокуратурасы мәгълүматлары буенча, республика “исерек” җинаятьләр саны буенча дүртенче ел рәттән илдә беренче урында тора, — ди “Аек Башкортстан” оешмасы рәисе Марат Абдуллин. — Уфада алкогольле продукция сату буенча махсус кибетләр агымдагы елда — 39 процентка, яки 254 ноктага, ә сыра сатучы нокталар саны – 17 процентка, яки 418 ноктага артты. Контрафактка каршы көрәш буенча лидер булган Әбҗәлил районында легаль аракы сату шушы елның беренче яртысында гына да 34 процентка арткан! Шул ук вакытта район “исерек” үлемнәр буенча муниципалитетлар исемлеген җитәкли. Моннан тыш, республика каты эчемлекләр куллануга бәйле психик чирләр белән беренче тапкыр ачыкланган пациентлар саны буенча бишенче урынны алды. Русиянең Иҗтимагый палатасы үткәргән аеклык рейтингында Башкортстан соңгы биш елда 19нчы урыннан 32нче урынга төшкән. Легаль булмаган хәмергә каршы актив көрәш законлы җитештерүчеләргә генә отышлы булып чыкты.
Җәмәгатьче сүзләренә караганда, иң күп агуланулар, алкоголь психозлары, шулай ук үлемнәр, шул исәптән инфарктлар һәм инсультлар, гыйнварның беренче атнасына – кешеләр өстәл артында уздыруны өстен күргән яңа ел каникулларына туры килә.
“Гыйнварның беренче декадасында Русиядә башка чорларга караганда 15 мең кешегә күбрәк үлә”, — дигән саннар китерә Марат Абдуллин.
Кем тыячак?
— “Роспотребнадзор” статистикасы нигезендә, үлемнәрнең 3 проценты гына легаль булмаган хәмер белән агулануга туры килә, күпчелек – гап-гади кирәгеннән артык эчү нәтиҗәсе, — ди “Аек Башкортстан” хәрәкәте рәистәше Роберт Дәүләтшин. — Алкоголь сатуны бөтенләй чикләргә кирәк, бигрәк тә урындагы халык моны җәмәгать җыенында хәл иткән урыннарда. Бездә 100-200 кеше өчен бер аракы сату ноктасы туры килгән авыллар бар, шул ук вакытта Скандинавиядә, мәсәлән, 16 мең кешегә нибары бер алкомаркет урнашкан.
Еш кына хакимият җәмәгатьчеләрне билгеле бер вакытка кадәр ишетә дигән тәэсир кала. Һәм законсыз хәмергә каршы көрәшне генә дәвам итә.
— Контрафактны алкоголь сатуга лицензиясе булмаган кибетләрдә дә саталар, — ди Рөстәм Ишмөхәммәтов. — Авыл сәүдәгәрләре өчен мондый лицензия өчен елына 65 мең сум түләү кыйммәт. Хәзер без, биләмә күләменә карап, әлеге сумманы үзгәртергә мөмкин булган проектны карыйбыз. Әйтик, шәһәрләрдә сатылачак нокталарда ул — 25 мең сум, ә авыллар өчен бер объектка 3,5 мең сум булырга мөмкин.