+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
17 декабрь 2019, 14:30

Үлемгә хөкем иткәннәр

Әмма ул чит илдән кайтырга җыенмый.

Әмма ул чит илдән кайтырга җыенмый.

Пакистанның махсус суды коллегиясе илнең элекке президенты, генерал Пәрвәз Мөшәрәфне үлем җәзасына хөкем иткән. Коллегия составына өч судья керә. Аларның икесе үлем җәзасы өчен тавыш биргән. Генерал илгә хыянәт итүдә гаепләнә. Ул властька 1999 елда хәрби фетнә нәтиҗәсендә килгән. 2001-08 елларда Пакистан президенты булган. Әлеге вакытта Мөшәрәф Гарәп Әмирлекләрендә яши. 2016 елда ул анда дәваланырга дип киткән булган.



Фото: Рейтер фотосы
Читайте нас