Карның бер кубометры 1000 сум!
"Балагыз ничә яшьтә булуга карамастан, иң яхшы бүләк булачак! Кар тавыннан шуу, кар атышып уйнау, кар сарайлары төзү, Карбабай ясау - балачакның онытылмас мизгелләре! Балаларыгызга һәм якыннарыгызга онытылмас тәэссоратлар бүләк итегез!"
Омск сайтларының берсендә шундый игълан килеп чыккан. "Табигый кар"ның бер кубометрын ир 1 мең сумга сатачагын да әйтә.
Бу игълан очраклы гына барлыкка килмәгән. Шәһәрдә кар юк дәрәҗәсендә. Ир табигатьнең мондый сынавын кулланып калырга уйлаган, ахры...