Моңа әлегә кадәр билгеле булмаган авыру сәбәпче булган.
Британиянең Лестер шәһәрендә яшәүче гаиләдә тәрбияләнүче ике яшьлек бала “Бенджамин Баттон авыруы” аркасында өлкән яшьтәге карчыклар кебек күренә башлаган. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.Исла Килпатрик-Скритон (Isla Kilpatrick-Screaton) 2017 елда дөньяга килде. Кыз мандибулоакраль дисплазиянең уникаль төреннән — сөякләрне деформацияли торган тумыштан килгән авырудан җәфа чигә. Аның күзәнәкләре мутацияләнү сәбәпле, кеше гадәттәгедән тизрәк картая, шуңа күрә бала да үз яшеннән өлкән күренә.
Әти-әниләре моңа юмор белән карарга тырышалар һәм кызларын “әбекәй " дип шаярталар. Ике ел эчендә аның авырлыгы нибары 6,8 килограммга җиткән, бу нормадан ике тапкыр диярлек ким. Сулыш юллары юка булу сәбәпле, кызга сулау бик авыр. Моннан тыш, аның йөрәгендә кимчелек табылган. Бала сөйләшә алмый, шуңа ишарәләр теле ярдәмендә аралашырга мәҗбүр.
Табиблар Ислада табылган мутациягә әлегә кадәр юлыкмаган булган. “Загадочная история Бенджамина Баттона” фильмы һәм хикәясе хөрмәтенә кызның генетик үзенчәлеген "Бенджамин Баттон авыруы" дип атаганнар.