+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 декабрь 2019, 10:55

Киркоровның фатирын тартып алалар

Кредит түләмәгән өчен...

Кредит түләмәгән өчен...

Мәскәүнең Таганка районы суды Латвиянең “ABLV ” банкының Филипп Киркоров һәм «Филипп Киркоров Продакшн» җәмгыятенә булган дәгъвасын канәгатьләндерде.
Филипп Киркоровның бу банкка 770 мең евро бурычы булган, ә бурычның залогы итеп җырчының фатиры салынган. Процент һәм пенялар гына да миллион евродан артып киткән.

Ике арадагы килешүне бозганы, түләүләрне кичектергәне өчен банк Киркоровны һәм аның предприятиесен судка биргән. Хәзер банк алдындагы бурыч җырчының залогтагы фатирын сатып түләнәчәк.

Аукционда фатирның беренчел бәясе 193 миллион сум бәяләнә.



Фото: Социаль челтәрдән
Читайте нас