+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 декабрь 2019, 08:50

Китәләр...

Шушы елның ун аенда Башкортстаннан 30 меңгә якын кеше күченеп киткән.

Шушы елның ун аенда Башкортстаннан 30 меңгә якын кеше күченеп киткән.
Татарстан белән чагыштырганда, бу 8,9 тапкыр күбрәк: аннан шушы елның гыйнварыннан октябренә кадәр 3320 кеше күченеп киткән. Болар - "Башстат" мәгълүматлары.
Татарстан агымдагы елның 10 аенда Идел буе федераль округында халыкның табигый артымы күзәтелгән бердәнбер төбәк.
Социология фәннәре кандидаты Тимур Мохтаров әйтүенчә, Татарстан белән Башкортстанның миграция күрсәткечләрен чагыштыру бик үк дөрес түгел, чөнки Татарстан, кабул итүче төбәк буларак, халыкны үзенә тартып китерә. Башкортстаннан күченеп китүчеләр саны зур булу югары белемле, квалификацияле белгечләр кирәк булган тармакларның үсешмәвендә, дип белдерә социолог.
"Кайбер һөнәрләр бездә юкка чыкты, ә башка төбәкләрдә алар әле дә бар", ди Тимур Мохтаров. Башкортстаннан халык күченеп китүен ул, шулай ук, Урал төбәгенең кырыс һава шартлары белән дә бәйли.
Шул ук вакытта Башкортстан бүтән күрше төбәкләргә караганда миграция ягыннан яхшырак хәлдә, дип билгеләп үтә Башкортстанның Стратегик тикшеренүләр институты фәнни хезмәткәре Гөлдар Хилаҗева. 2017-18 елларда Башкортстаннан китүчеләр саны 10 мең кешегә 19 кеше туры килсә, Мордовиядә һәм Ырынбур өлкәсендә бу күрсәткеч, шул тәртиптә, 40 һәм 60 кешегә җиткән, дигән белгеч.
Читайте нас