Республика Башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова социаль челтәрләрдә Израильдән кайткан балалар - Соня Гыйззәтуллина һәм Мөхәммәтҗан Чариев турында сөйләде.
Кечкенә Мөхәммәтҗан Уфага кичә генә кайткан. Израильдә аңа тулы тикшерү үткәрәләр, операция ясыйлар һәм дәвалану билгелиләр. Хәзер ул үзе ашый ала.
Каринэ Хәбирова сүзләренә караганда, гыйнвар аенда Израильгә тагын ике бала һәм ике табиб барачак.
"Болар барысы да "Чикләрсез табиблар" хәйрия акциясе кысаларында һәм доктор Баракның актив ярдәме нәтиҗәсенә башкарыла. Һәр килүендә ул безнең балаларны Израильнең иң яхшы табиблары белән бергә карый", – дигән ул һәм барысына да изге эшләре өчен рәхмәт әйткән.
Исегезгә төшерәбез, Мөхәммәтҗан Чариевның яңак сөягендә тумыштан килгән чир ачыкланган. Малай үзе сулый да, ризык кабул итә дә алмый. Тугач та әнисе аннан баш тарткан, хәзер ул балалар йортында тәрбияләнә. Сәфәрдә аны табиб-реабилитолог озата барды.