Бүген иртән Уфаның "Нефтехим тәҗрибә заводы" предприятиесенең өч катлы производство бинасында 2 мең квадрат метр мәйданда янгын чыккан.
Ул сүндерелә, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
"Урында ПДКны үлчәү буенча күчмә лаборатория эшли. Хәзерге вакытта түгелгән җиңел кабынучы сыекчаны сүндерәләр. Янгын сәнәгать зонасы территориясендә чыккан, аның янында торак йортлар юк. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, - диләр ведомствода. - Утны сүндерүдә 135 кеше һәм 45 берәмлек техника катнаша. Көч һәм мөмкинлекләр җитәрлек. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана, урында сынау янгын лабораториясе эксперты һәм МЧС тикшерүчесе эшли".