+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
30 Декабря 2019, 18:10

Депутатларның хезмәт хакын 25 мең сумга калдыралар ди...

Русия Дәүләт думасының Контроль һәм регламент комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Нилов русиялеләр өчен Яңа ел бүләге идеясе белән чыгыш ясады.

Русия Дәүләт думасының Контроль һәм регламент комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Нилов русиялеләр өчен Яңа ел бүләге идеясе белән чыгыш ясады.

Түрә Русия парламентариеның хезмәт хакын (аена 384 мең сум тәшкил итә) ил буенча уртача хезмәт хакы белән тиңләштерергә тәкъдим итте. Шулай итеп, Нилов Ленинград өлкәсе Законнар чыгару җыеныннан килгән коллегасы Владимир Петровның Яңа ел корпоративларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен эшләү турындагы тәкъдим башлангычына җавап бирде.
Аерым алганда, Петров фикеренчә, социаль челтәрләрдә хакимиятнең абруен төшермәс өчен бәйрәм табыннары төшерелгән фоторәсемнәр бастырырга кирәкми. Парламентарий үз мөрәҗәгатендә, шулай ук, дәүләт хезмәткәрләренең теләсә кайсы формаль булмаган ялын үз хисабына үткәрергә тиешлеген билгеләп үтте.

"Мәскәү" шәһәр яңалыклары агентлыгы белән сөйләшкәндә Нилов: "Төп мәсьәлә турында уйларга кирәк", - дип белдерде. Аның фикеренчә, парламентарийларның хезмәт хакын ил буенча уртача хезмәт хакы белән тигезләү русиялеләргә Яңа елга иң яхшы бүләк булачак.
Фото: Башинформ
Читайте нас