Куркыныч авария кичә М5 трассасында булган.
Сим шәһәре янында ике машина бәрелешкән. Кызганычка каршы, һәлак булучылар бар.
«Фольксваген Джет» шоферы тизлекне арттыра һәм идарәне югалта. Машинаны каршы полосага ташлый һәм ул «Митсубиси» белән бәрелешә. Машиналарның берсе металл өеменә әйләнгән.
Анда утырган өч кеше үлгән: 33 яшьлек хатын-кыз һәм 11 яшьлек бала шул урында һәлак булган, 38 яшьлек ир дәваханәгә барганда җан биргән. Тагын бер 13 яшьлек бала реанимациядә авыр хәлдә. Авария хәл-шартлары ачыклана.
Кышкы юл битарафлыкны гафу итми. Сак булыгыз!