+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
14 гыйнвар 2020, 14:10

“Столото” блефмы?

Миллиард сум откан ханымны лотереяны оештыручылар белән бәйлелектә гаеплиләр.

Миллиард сум откан ханымны лотереяны оештыручылар белән бәйлелектә гаеплиләр.

Мәскәү адвокаты Александр Сергеев, «Столото» лотереясын уйнатканда миллиард сумлык отышка алдашып ирешкәннәр, дип дәгъва белдерә.

Ул бу уңайдан рәсми рәвештә лотерея уеннарына контрольлек итүче салым органнарына мөрәҗәгать иткән. Аның фикеренчә, кагыйдәләрне бозып, лотерея отышы тиражын телевизордан турыдан-туры түгел, ә аның язма вариантын күрсәткәннәр. Тираж үтеп, нәтиҗә билгеле булгач кына отыш санына туры китереп билет бастырганнар, дип раслый адвокат.

Тираж үткәннән соң азрак сумма откан билет хуҗаларының акчаларын ала алмаулары да билгеле. Моны, системада ялгышлык киткән, дип аңлаталар икән. 1 миллиард сум отышлы билетны ачыклаган тираж 1 гыйнвар көнне булган, ә җиңүче 9 гыйнварда гына ачыкланган ...
Бу хакта "Znak" хәбәр итә.



Фото: Интернет челтәреннән
Читайте нас