Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин федераль бюджеттан караклык күләмен атады.
Якынча исәпләр буенча, сез бу хәбәрне укыган вакытта безнең кесәләрдән түрәләр үз кесәләренә 5 миллион сумга якын акча күчерә. Начар түгел бит? Һәр 10 минут саен 5 миллион сум акча җыела. Һәм бу федераль бюджеттан гына. Ә бит урыннардагы бюджетлар да бар.
Балалар турында искә төшерик. Дүшәмбе көнне Медведев, быел балалар Русиядә җитештерелми торган даруларсыз үлмәсен өчен резерв фондыннан 22 миллион сум акча бүлеп бирергә кушты. 22 миллион һәм балалар гомере... Бу түрәләрнең 45 минутлык караклыгы булып чыга.
Кудрин билгеләп үткәнчә, былтыр 804 миллиард сумлык финанс бозу очраклары ачыкланган. Әлеге сумманың өчтән бере бухгалтерлык исәбен бозу булып тора, алар тикшерүләр барышында төзәтелә. Тагын бер өлеше - сатып алу процедураларын бозу, алар җинаять җаваплылыгына тарттырылмый.
Ә менә тагын бер өлеше — 268 миллиард турында бернәрсә дә әйтмәде Кудрин. (Менә бу саннан 10 минут эчендә 5 миллионга якын чыга да инде). Бары тик җинаять эшләре буенча исәпләсәк, бюджеттан "елына 2-3 миллиард сумга кадәр, хәтта азрак урлыйлар".
Хәерчелеккә каршы уңышлы көрәшү өчен, шул ук Кудрин сүзләренчә, ел саен 200 миллиард сум акча бүләргә кирәк. Тик аны каян алырга?