+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2020, 13:55

Бала күтәргән ирне машина бәргән

Ул Уфада юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыккан булган.

Ул Уфада юлны тиеш булмаган урыннан кисеп чыккан булган.
Вакыйга Степан Кувыкин урамындагы 4нче йорт каршында теркәлгән. "Lada Granta" автомобиле руле артында 36 яшьлек ир-ат була. Күрәсең, машина йөртүче аларны тиз арада күреп өлгермәгәндер.
Нәтиҗәдә, 33 яшьлек ир һәм аның 4 яшьлек кызы төрле тән җәрәхәтләре алган. Медицина хезмәткәрләре ир-атның аягы имгәнүен билгели, ярдәм күрсәтелгәннән соң, ул кайтарып җибәрелә, ә бала әлегә дәваханәдә.
Бу хәлне юл-патруль хезмәткәрләренә ачыкларга кирәк булачак. Үзен генә түгел, баласы гомерен дә куркыныч астына куйган ир җәзасын алырга тиеш.
Фото: Башньюс.
Читайте нас