+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 гыйнвар 2020, 12:41

Алдашуың йөзеңә чыга!

Алдашуның билгеләре бар, ди белгечләр. Аларны белү беребезгә дә комачауламас.

Алдашуның билгеләре бар, ди белгечләр. Аларны белү беребезгә дә комачауламас.

Алдакчы үзенә сорау биргәннәрен яратмый. “Сиңа нәрсәгә ул?” — дип, сүзне икенчегә бора, яки сөйләшүдән бөтенләй туктый, җавап бирми. Сорау биргәч, озак кына әңгәмәдәшенә карап тора.

Алдакчының авызы еш кибә, ул иреннәрен ялаштырып ала.

Кайбер алдакчыларның үз ялганыннан йөзе кызара, яки, киресенчә, агара.

Алдашучы әңгәмәдәшеннән ераграк китеп сөйләшергә тырыша. Өстәлнең икенче ягына чыгып баса, китап киштәсе артына "качарга" мөмкин.

Җавап бирер алдыннан кеше тәмәкесен кабызса, чәй йотып куйса, тамагын кырса, шикләнергә урын бар. Димәк, аңа ялганын уйлап бетерергә вакыт кирәк.
Фото: tu-baginya.ru сайтыннан
Читайте нас