Җәйне җылы булмакчы, диләр.
"Кышны көтә-көтә кыш үтеп бара", - дигән сүзләр көннән-көн ешрак ишетелә. Чыннан да, быел кыш аеруча җылы килә. Ә җәй ничек булыр соң?
Синоптиклар фаразлавынча, Башкортстанда май ае ахырлары җәйне хәтерләтәчәк. Ил буенча быел җәй җылы булачак, әмма ул озакка сузылмаячак.
Һава температурасы чагыштырмача югарырак булачак, ә августта инде салкынча җил, яңгырлар көтеләчәк.
Уралда июньдә яңгырлар көтелми, июль дә коры һәм эссе булмакчы. Августта вакытлыча яңгырлар булачак, дип фаразлый белгечләр.