+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2020, 06:55

Элекке кандидат күкрәге белән картиналар ясый

Сания Тимасова - танылган модель, блогер, модель агентлыгы директоры һәм Башкортстан Башлыгы вазыйфасына элекке кандидат тагын тамашачыны таң калдыра.

Сания Тимасова - танылган модель, блогер, модель агентлыгы директоры һәм Башкортстан Башлыгы вазыйфасына элекке кандидат тагын тамашачыны таң калдыра.

Бу юлы plus-size моделе "республиканы һәм Уфаны үз күкрәге кебек күтәрергә" түгел, ә иҗат белән шөгыльләнергә карар иткән. Сания Тимасова күкрәге белән картиналар сериясен ясарга планлаштыра.

20 гыйнварда "Болыт" үзәгендә модель ике картина ясаган инде. Мондый үзенчәлекле иҗатның хәйрия максатлары бар.

"Күкрәгем белән ясалган беренче шедевр әзер! Ничек сезгә? Әлеге картиналар сериясе хәзерге заман сәнгате аша сөт бизе авыруына һәм проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән чарага җыелачак", -ди ул.

Заманча сәнгать үзәгендә хәйрия күргәзмәсе оештырылачак. Күкрәге белән ясалган картиналарны аукционда сатып алырга мөмкин булачак. Ә сатудан кергән барлык акча 8 мартта узачак сөт бизе авырулары проблемаларына багышланган зур чараны оештыруга тотылачак.
Фото: sandra_tim
Читайте нас