Башкортстан халкы бушлай наркологларга, психологларга һем психотерапевтларга мөрәҗәгать итә ала.
Республикада "Аек авыл" конкурсы кысаларында "Кайнар элемтә" эшли. Ярдәм сорап 8 (800)-7000-183 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Белгечләр эчкечелек, наркомания һәм реабилитация белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк. Табиблар кайда һөнәри ярдәм күрсәтә алулары турында сөйләячәк. Акция республикада икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел кайнар линиягә йөзгә якын мөрәҗәгать килде. Шалтыратулар бүген 20 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Республика наркология диспансерының табиб-психиатр-наркологы Роман Йосыпов белдерүенчә, максат – Башкортстанда яшәүчеләрне сәламәтлекләрен сакларга өйрәтү. "Кайнар элемтә" телефоны буенча республиканың һәр кешесе мөрәҗәгать итә ала.