55 яшьлек җырчы беренче тапкыр әни булачак.
Гаугалы җырчы буларак билгеле Азиза бала алырга җыенуы турында белдерде.
Элегрәк артистка суррогат ана хезмәтеннән файдаланырга ниятләгән һәм хәтта кайбер кандидатлар белән очрашкан. Әмма хәзер ул баланы уллыкка алуны яхшырак булачак дип саный.
— Минем хәтта бу эштә ярдәм итүче махсус кешеләрем дә бар. Әлбәттә, сабыйны Русиянең бала йортларыннан гына алачакмын. Бигрәк тә бер яшьлек кыз бала алу турында хыялланам, — дигән җырчы.
Билгеле булуынча, Азиза әлегә бер тапкыр да кияүдә булмаган, аның балалары юк.