Моңа кадәр ул аны табиблар ярдәменнән башка, төнлә берүзе дөньяга китергән.
Бу хакта, хокук саклау органнарына таянып, E1.RU порталы хәбәр итә.
Свердловск өлкәсенең Талица шәһәрендә яшәүче йөкле хатын вакытыннан алда бала таба башлый.
Ул хатын-кызлар консультациясендә исәптә тормаган. Ире белән алар 3 бала тәрбияләгәннәр, дүртенчесе вакытыннан алда, төнлә дөньяга килгән.
Ире йокыдан уянганда хатыны кан эчендә була. Ул баланы үле тууы турында әйтә.
Әмма әлегә бу билгесез. Урында криминалистлар эшли, тикшерү бара.
Күршеләре гаиләнең тыныч яшәве, 31 яшьлек хатынның чәчтарашта эшләве турында әйтә.
Ләкин аның табиблар күзәтүе астында булмавы психик авыруы кузгалуын игътибардан читтә калуына китерергә мөмкин, ди алар.