+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 гыйнвар 2020, 15:55

Яңа ел каникулларында Башкортстанга килүчеләр саны арткан

Яңа ел каникуллары вакытында республикага 30 меңгә якын турист килгән.

Яңа ел каникуллары вакытында республикага 30 меңгә якын турист килгән.
Быелгы Яңа ел каникуллары вакытында Башкортстан кунакханәләре һәм шифаханәләренә 29 мең турист тукталган. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 20 процентка югарырак.
Тау-чаңгы үзәкләренә килүчеләр саны да 50 процентка арткан.
50 меңнән күбрәк уфалы һәм башкала кунаклары TERRA ZIMA фестивалендә катнашкан. Ул Элвин Грей концертын, "Мин йөгерәм һәм сүз бирәм" марафонын, Карсылулар парадын һәм башкаларны үз эченә алды.
- Туганнарында, дусларында кунакта булучылар, фатирга түләп торучылар да булды. Шулай булгач, бу сан тагын да югарырак. Шулай да туризм үзен икътисади яктан тулысынча ачмады әле. Безгә бу өлкәдә җитди эшләргә кирәк, - диде бу җәһәттән республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә.
Читайте нас