Аның социаль челтәрләрдә таралган фотосурәтләре шаккаттырган.
Якутиянең Таттин улус авылында яшәүче 61 яшьлек укытучы һәм һәвәскәр фотограф Галина Давыдова кышкы суыкта туңган киемнәр сериясен бастырып чыгарган.
"Балачакта без һәрчак киемнәрне шулай киптерә идек. Аларны җыеп алганда кулларыбыз туңып бетә иде. Әлбәттә, мондый хатирәләр истә калды. Ә фотолар ясау идеясе узган елда барлыкка килде. Без ахирәтем Марфа белән уйлаштык та, нишләп әле сынап карамаска, дидек” - дип сөйли тәҗрибәле педагог.
Фотограф ахирәте белән әйберләрне юа һәм, аларга форма биреп, тышка салкынга элеп куя. Алар кояш баеганны көтеп ала һәм фотога төшерә башлый.
“Без шулай Якутия салкыннарын күрсәтергә теләдек. "Бу - Якутия, детка " сериясеннән була инде", — дип шаярта укытучы.