Бурычыннан... үлеп котылган
Инде бурычын кем түләр?
Инде бурычын кем түләр?Күптән түгел Чабаксар шәһәренең Ленин районы судында гадәти булмаган эш каралган.
Берәү танышына 8 миллион сум акча биреп торган, бу хакта расписка төзелгән. Ул бурычны 2017 елның 31 декабренә кадәр кайтарырга тиеш булган, әмма моны эшләмәгән.
2018 елның июлендә акча бирүче, үзен банкрот дип тануны таләп итеп, республиканың Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән. Аның гаризасы канәгатьләндерелгән һәм суд билгеләгән финанс идарәчесе банкрот милкен сатарга тиеш булган.
Былтыр 21 июньдә идарәче акча алып тоган кеше адресына язма дәгъва юллаган, ләкин җавап алмаган. Тегесе 2018 елның 30 июнендә үк вафат булган икән. Ул чакта финанс идарәчесе үлгән кешенең варисларыннан 8 миллион бурычны һәм, аңа өстәп, янә 1,1 миллион сум акча түләтүне таләп итеп судка мөрәҗәгать иткән.
Бу гариза суд тарафыннан караусыз калдырылган. Эш шунда ки, варислардан бурычны мирас бәясе чикләрендә генә түләттереп була. Тик кешенең варисларга калдырырдай мөлкәте булмаган. Ул үзе муниципаль фатирда яшәгән.
Тулырак мәгълүмат: http://leninsky.chv.sudrf.ru/modules.php?name=press_dep&op=1&did=3594