Баланың машина йөртүен видеога төшереп, социаль челтәрләргә куйган.
Татарстанда бер хатын, сигез айлык кызын алдына утыртып, автомобиль руле тоттырган һәм аның ничек йөртүен видеога төшергән.
Видеоролик социаль челтәрләрдә таралган. Видеода күренүенчә, хатын сабыйга рульне борырга һәм борылышларда ут кабызырга мөмкинлек бирә. Болар барысы да автомобиль юл буйлап барганда төшерелә.
“Бүген Мәдинә безне өйгә алып кайтты”, дип язган хатын видеоязма астына.
Социаль челтәрдән кулланучыларның күпчелеге яшь әнинең бу гамәлен ошатмаган, әлбәттә, мондый кыланышына карата төрле комментарийлар калдырган.