+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
3 февраль 2020, 08:25

Ни өчен берәүләрдә акча тормый, ә икенчеләр иркен яши?

Психологлар моның сәбәпләрен хатын-кызга бәйли.

Психологлар моның сәбәпләрен хатын-кызга бәйли.
Игътибарга алганыгыз бармы, кайбер ирләр күпме эшләсә дә акча җиткерә алмый. Ә икенчеләрендә акча һәрвакыт була. Психологлар моны янәшәдәге хатын-кызга бәйли.
1. Кызлар, күз алдына китерегез. Сез ресторанга баргансыз, ди. Ир кеше сез сайлаган ризыкларга игътибар итәчәк. Әгәр дә арзаннарын сайласыгыз, ул сезне сакчыл дип кабул итәчәк. Ягъни сезгә акча күп кирәкми, сез аны болай да җиткерә беләсез. Ә кыйммәтләре аны тагын да күбрәк акча эшләргә мәҗбүр итәчәк.
2. Сезне ничек тәрбияләделәр? "Үз һөнәрең булырга тиеш", "Кеше акчасына буйсынырга ярамый", "Син үз-үзеңне тәэмин итәргә тиеш", дигән булсалар, шулай булачак та. Чөнки кыз бала үзенә генә ышанырга кирәклеген аңлый һәм үз-үзен ир-егетләр белән бертөрлерәк тота башлый. Андый хатын-кыз күңелен яулау өчен ир-егетләргә тырышырга да кирәкми.
3. "Проблемалы" хатыннар һәрвакыт бар: ир-егет күпме генә эшләсә дә, акча өйдә "тормый". Мондый хатыннар белән ирләргә яшәве, чыннан да, авыр. Аларның бу хатыннардан тизрәк качасы килүе дә аңлашыла.
Үз-үзегезне яратып, тормыштан ямь табарга өйрәнегез, кызлар!
Читайте нас